Вернисаж «Алтай. Вершины вдохновения» (6+)

«Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Шәһәр үзәк китапханәсендә 1 ноябрьдә 15 сәгатьтә төркемле күргәзмә ачылачак. 
Экспозиция Алтай тауларына баргач алган кичерешләре белән уртаклашкан рәссамнарның эшләрен берләштерде. Катнашучылар арасында: Ирина Фугалевич, Зөләйха Вәлиева, Виктория Егорова, Елена Масленикова, Алсу Хисмәтова һәм Зөлфия Кәбирова.
Алтайның мәһабәт таулары, зур һәм кече бозлыклары, далалары, тау күлләре, сирәк үсемлекләре туристларда гаҗәпләнү һәм соклану тудыра. Картиналарның авторлары үз эшләрендә әлеге уникаль объектларны чагылдырган.
Вернисажга чакырабыз!

image description

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: