«Күңел алтын болыт булып күтәрелер» әдәби дәресе (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре совет һәм Россия язучысы, җәмәгать эшлеклесе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Игнатьевич  Приставкинның тууына 95 ел тулуга багышланган  «Күңел алтын болыт булып күтәрелер» дигән әдәби дәрес уздырды. 
Укучылар тормышының мәгънәсе кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек булган язучының мирасы белән таныша алды. Аның сугыштан соңгы тормышында югалмас эз калдырган кырыс һәм авыр сугыш чорында һәм ятимнәр йортында узган балачагы турында белде. Авторның сугыш, ятимлек белән рәнҗетелгән балалар язмышлары турында сөйләүче иң танылган «Ночевала тучка золотая», «Солдат и мальчик», «Кукушата» әсәрләренә күзәтү чараның төп өлеше булгандыр. Яңа шәһәрләр төзү, хезмәт романтикасы һәм яшьләрнең тормышта үз урынын эзләве темаларына багышланган китапларга зур игътибар бирелде. Шулай ук катнашучылар Анатолий Приставкинның хокук яклау һәм иҗтимагый өлкәдә эшчәнлеге турында мәгълүматлар алды.   

Поделиться: