«Сүзләр, сүзлекләр» китапханә дәресе (12+)

Кеше хәтерендә үткәннәр һәм хәзергенең барлык вакыйгаларын да, даталарны, фактларны, саннарны, исемнәрне хәтерендә саклап бетерә алмый. Һәм сорауга җавап кирәк булганда, ярдәмгә сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр килә. Бу һәм башкалар турында 21 һәм 23 октябрьдә бишенче сыйныфлылар 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләреннән белешмә әдәбиятка багышланган китапханә дәресе уздырганда белде.  

IMG_20261023_131406_174
IMG_20261023_131406_027
IMG_20261023_131412_820

Очрашу барышында балалар энциклопедияләр, сүзлекләр һәм белешмәлекләр, аларның барлыкка килү тарихы һәм хәзерге заман белешмә әдәбияты турында күп кенә яңа мәгълүматлар белде. Презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, очрашуда катнашучылар шулай ук сүзлекләрнең, энциклопедияләрнең һәм белешмәлекләрнең аермасы һәм охшашлыгы нәрсәдә булуы, һәм шулай ук аларның мәктәп программасын үзләштерүдә, кеше белемнәрен киңәйтүдә һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табуда никадәр бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүе турында белде. Дәреснең гамәли өлешендә катнашучылар «Сүзлек белән эш», «Чит тел сүзләре сүзлегенә күз сал», «Орфографик сүзлек ярдәме», «Фразеологик әйтелмәләр» бәйгеләрендә алган белемнәрен ныгытты. Чара азагында балалар энциклопедияләр белемнәрне баета, сүзлекләр сөйләмне бай һәм сәнгатьле итәргә ярдәм итә, һәм сораулар туганда, әлеге файдалы китапларга мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: