«Тукай – балаларга» әдәби уены (6+)

22 октябрьдә 23 нче санлы китапханә, бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү елы кысаларында, балалар бакчасының өлкән төркеме өчен «Тукай – балаларга» дигән әдәби уен үткәрде.
Балалар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышты, шагыйрьнең авыр балачагы турында белде, Г.Тукай иҗаты буенча викторинада катнашты, «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләре белән танышты. Шулай ук очрашу барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар иллюстрацияләр буенча шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре исемнәрен атады, табышмаклар чиште, Тукай шигырьләрен сөйләде.  

3. 23ф. Литературная игра «Тукай-детям» (6 )
1. 23ф. Литературная игра «Тукай-детям» (6 )
2. 23ф. Литературная игра «Тукай-детям» (6 )

Яшь тыңлаучыларга Тукай әсәрләренең Ватанны яратырга, гаделлеккә һәм хезмәтне хөрмәт итәргә өйрәтүе, һәм аларда һәрвакыт яхшылыкның явызлыкны җиңүе турында сөйләделәр. 
Китапханәче «Тукай – балаларга» дигән китап күргәзмәсе әзерләде, анда шагыйрьнең татар, рус, инглиз, төрек телләрендә басылып чыккан китаплары тәкъдим ителде. Балалар шагыйрьнең китаплары белән якыннанрак танышты. Чара презентация белән үрелеп барды.
Чара барышында яшь китап сөючеләр шагыйрь иҗаты турында белемнәрен киңәйтеп кенә калмады, ә командада эшләргә, тапкырлыкларын һәм артистлыкларын күрсәтергә өйрәнде. Күп кенә катнашучылар Тукай әсәрләрен хәзер зур кызыксыну белән укыячаклары турында белдерде.
Балалар кызыксынып Г.Тукайның «Сөткә төшкән тычкан» әсәре буенча төшерелгән мультфильмны карады һәм бик мавыгып аның турында фикер алышты. Тарихның игътибарлырак булырга һәм төрле хәлләргә эләкмәскә өйрәтүен билгеләп үттеләр. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: