Венгр композиторы, пианиночы Ференц Листның тууына 215 ел (1811-1886)

Венгр композиторы, пианиночы-виртуоз, педагог, дирижёр һәм публицист, иң эре музыкаль романтизм вәкилләренең берсе 1811 елның 22 октябрендә Доборьян шәһәрендә туа. Ул гаиләдә бердәнбер бала була. Алты яшендә фортепиано дәресләре ала башлый, сигез яшендә беренче тапкыр тамашачы алдында чыгыш ясый, ә тугыз яшендә үзенең беренче концертын күрсәтә. 
Гаилә Венага күчкәч, Лист фортепианода уйнарга өйрәнә.
1823 елда Парижда, үз чыгышлары өчен этюдлар әзерләп, актив рәвештә яза башлады. 14 яшендә 1825 елда Парижның Grand-Opera сында күрсәтелгән «Дон Санчо, или Замок любви» операсы өстендә эшләргә тотына. 
Лист пианиночы-виртуоз буларак чын казаныш ясый һәм фортепианоның мөмкинлекләрен киңәйтә: симфоник поэма жанры булдыру, «Фауст» һәм «Данте» программалы симфонияләре, «Годы странствий» циклы, «Венгерские рапсодии», «Этюды трансцендентного исполнения» һәм «Большие этюды по каприсам Паганини», соната си минор, ике фортепиано концерты, «Мефисто-вальс», «Пляска смерти».

Веймар чоры мөһим этап була (1848–1861): кенәз утарында капельмейстер булып, Ференц дирижерлык һәм укыту белән актив шөгыльләнә.  
Композитор мирасында – 700 ләп әсәр. Аларда балеттан кала барлык жанрлар да тәкъдим ителгән. Алар арасында – симфоник поэма, оркестр белән фортепиано өчен концертлар, венгр рапсодияләре һәм ораторияләре. Бетховен симфонияләренең, Берлиозның «Фантастическая симфониясе», Шуберт җырларының, Моцарт, Беллини, Доницетти, Мейербер, соңрак – Вагнерның опера өзекләренең фортепиано транскрипцияләрен ясый. Музыкаль-тәнкыйть мәкаләләре яза һәм сәнгатьтә прогрессив идеяләрне алга куя.  

Төрле елларда Лист күп сәяхәт иткән, Европа буйлап концертлар куйган.
Соңгы елларында Лист дини дәрәҗә ала. Композитор 1886 елның 31 июлендә Байройтта вафат була.

Поделиться: