«Сәламәтлек хезмәтендә китап» фестивале (6+)

22 октябрьдә 10:00 нан 13:00 сәгатькә кадәр Шәһәр үзәк китапханәсе «Сәламәтлек хезмәтендә китап» фестивалендә катнашу өчен шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунакларын үзенә чакыра.
Фестиваль кысаларында күптөрле чаралар үткәреләчәк: мастер-класс, танып белү-уен программасы, «Җиде диңгез» Камера курчак театрыннан «Авыл» интерактив музыкаль спектакле, экскурсия һәм «Чәйләрдән ассорти» фитобары. Укучылар игътибарына шулай ук «Тормыш стиле буларак спорт» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, анда хезмәткәрләр талантлы спортчылар һәм сәламәт тормыш рәвеше турында китапханә фондындагы китапларны тәкъдим итәчәк.  

Поделиться: