«КамАЗ тарихы белгечләре» танып белү-уен программасы (12+)

15 октябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен «КамАЗ тарихы белгечләре» дигән танып белү-уен программасы уздырды. Катнашучылар  Яр Чаллы шәһәре һәм «КамАЗ» заводы тарихының бөтенсоюз төзелешеннән алып 1976 елда беренче автомобиль чыгарылуга кадәр төп этаплары белән танышты.

1Текст на сайт Знатоки истории КамАЗа
2Текст на сайт Знатоки истории КамАЗа
3Текст на сайт Знатоки истории КамАЗа
4Текст на сайт Знатоки истории КамАЗа
5Текст на сайт Знатоки истории КамАЗа

Алар заводның төрле чорлардагы җитәкчеләренең исемнәрен белде, предприятиенең төзелешен − төп һәм иярчен тармакларны өйрәнде, һәм шулай ук КамАЗ һәм заводның башка продукциясе, шул исәптән махсус техника һәм автобусларның модельләре белән танышты. Аерым блок предприятиенең спорт командаларына багышланды.

Чара азагында балалар викторинада үз белемнәрен тикшереп карады һәм ишеткәннәрдән алган иң кызыклы белемнәрне ныгытты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: