«Энҗе тезәм сүзләрдән» китап күргәзмәсе (12+)

Шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең юбилеена багышланган, Шәһәр үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган «Энҗе тезәм сүзләрдән» дигән китап күргәзмәсе 15 октябрь көнне «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында узды. Чара киң даирә укучыларны Рәзинә Мөхиярнең иҗади мирасы белән таныштыру, аның шигъриятенең үсешен, милли мәдәният белән бәйләнешен һәм хәзерге заман укучысы өчен аның текстларының актуальлеген күрсәтү максатында оештырылды.  

image-15-10-26-01-53
IMG_20261015_142205_231
image-15-10-26-01-53-1

Яшьләр арасында аның әсәрләрен популярлаштыруга һәм китапханәләр, белем бирү урчеждениеләре өчен тематик тупланмалар булдыруга аерым игътибар бирелде. Экспозиция тематик бүлекләрдән торды, аларның һәрберсе шагыйрә иҗатының билгеле бер этабын һәм юнәлешен ачып салды. 

Экспозициянең үзәгендә урнашкан ябалак рәвешендәге инсталляция күргәзмәнең үзенчәлекле бер сәнгати бизәге булды. Ябалак — белемнәр һәм серләр сакчысы образы –  «энҗе» концепцияне тулыландырып торды, гүя зирәк кош сирәк, зур кыйммәткә ия сүзне саклап тора иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: