Ялтадагы А. П. Чехов музей-йортына виртуаль экскурсия (12+)

14 октябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары һәм китапханә хезмәткәрләре Ялтадагы А. П. Чехов музей-йортына виртуаль экскурсия кылды. Антон Павлович күпмедер вакыт көньякта урнашкан матур курорт шәһәре Ялтада яши һәм иҗат итә − һәм бүген әлеге үзгә атмосфера тамашачылар алдында яңача ачылды. 

3
5
1

Гадәти булмаган сәяхәткә чаллылыларны А.П.Чехов музей-йортының бүлек мөдире Ольга Геннадьевна Гармасар чакырды һәм экскурсияне дә ул үткәрде. Балалар рус әдәбияты классигының тормышы һәм иҗаты турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды: матур бакча, йорт, көнкүреш әйберләрен күрде – һәм язучыны әйләндереп алган һәм илһамландырган мохиткә күчкәндәй булды. 

Мондый виртуаль сәяхәттән соң тамашачылар, һичшиксез, А. П. Чехов әсәрләрен янәдән кулларына алырга теләрләр − ә без, шатланып, аларны табарга ярдәм итәрбез: китаплар сезне китапханәбезнең китап киштәләрендә көтә!

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: