«Татар халкының сандугачы» телдән журналы (12+)

8 октябрьдә 16 нчы санлы китапханә «Татар халкының сандугачы» дигән телдән журнал бел«Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» Республика проектына кушылды. 

IMG_20261008_123040_079
IMG_20261008_081523

Телдән журнал битләре очрашуда катнашучыларны танылган татар язучысы, шагыйре, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның биографиясе, тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар күренекле шагыйрьнең фаҗигле язмышы турында гына түгел, ә әдәбиятта, рәсем сәнгатендә, скульптурада аның турында хәтернең ничек мәңгеләштерелүен дә белде. Чара барышында «Авылда авырып яту», «Пар ат», «Шагыйрь», «Кызык гыйшык», «Эшкә өндәү» шигырьләре, «Шүрәле» поэмасыннан өзек яңгырады. Катнашучылар шулай ук «Исемдә калганнар» автобиографик повестеннан өзекне тыңлады. Очрашу Габдулла Тукай сүзләренә язылган, татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: