«Табигать һәм кеше: күренмәс җепләр» әдәби медиа-сәгате (12+)

8 октябрьдә 3 нче санлы китапханәдә «Табигать һәм кеше: күренмәс җепләр» дигән әдәби медиа-сәгать узды. Чара барышында яшь укучылар үзләре өчен экология сүзенең мәгънәсен ачты, табигать һәм аның байлыкларын саклауның әһәмияте, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавы һәм уртак йортыбыз – Җир планетасын саклау өчен нишләргә кирәклеге турында белде. 

20260917_102849
20260917_102857
IMG_20260917_121440_465

Очрашу сөйләшүгә тон биргән матур рәсемле мультимедиалы презентациядән башланды. Аннан соң балалар кызыксынып әңгәмәгә кушылды, кешенең нәзберек табигать  дөньясына йогынтысы турында фикер алышты.  
«Табигать белгечләре» дигән интеллектуаль-экологик викторина үзгә бер азарт тудырды. Катнашучылар әйләнә-тирә дөнья турында үз белемнәрен тикшерде, яраткан әдәби герой-хайваннарны искә төшерде, урман табышмаклары чиште, һәм шулай ук сорауларга җавап бирде, чәчәкле ребусларны чиште.  
Китапханәче, М. Пришвин, К. Паустовский, В. Бианки һәм Н. Сладков әсәрләрен тәкъдим итеп, балаларны «Китап аша табигать дөньясына» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Укучылар туган якның матурлыгына һәм җәнлекләр дөньясына дан җырлаучы зур булмаган, әмма тәэсирле хикәяләрдән өзекләрне бик мавыгып кычкырып укыды. Шулай ук күргәзмәдә экология һәи планетабызны саклау кагыйдәләре турында китаплар тәкъдим ителде.  
Чара җылы, чын-чынлап дустанә рухта узды. Яшь укучылар тере табигать турында бик яхшы белемнәрен һәм тәкъдим ителгән китапларга карата ихлас кызыксынуларын күрсәтте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: