Тылсымлы әкиятнең юбилее. «Сказка о царе Салтане, о сыне его, славном и могучем богатыре князе Гвидоне Салтановиче и о прекрасной царевне Лебеди» әкиятенә 195 ел (0+)

1831 елда Александр Сергеевич Пушкин бу әкиятен берничә рус халык әкиятен нигез итеп алып һәм үзгәртеп язган. Ул тәүге тапкыр 1832 елда «Стихотворения А. Пушкина» җыентыгында басылып чыга. Әсәр үзендә тылсымлы әкият, героик поэма сыйфатларын һәм былина элементларын берләштергән һәм шулкадәр җиңел әдәби тел белән язылган, хәтта аерым өзекләрне тиз генә истә калдыру мөмкин. 
Әкият патша Салтанның өйләнү тарихына һәм улы, кенәз Гвидон тууына багышлана. Патша улы апаларының мәкерлеге аркасында кеше яшәми торган утрауга килеп эләгә, анда тылсымчы патша кызы Аккошны очрата, аның ярдәме белән кодрәтле хакимгә әйләнән һәм әтисе белән очраша. Әкият тылсымлылыгы белән сокландырып кына калмый (Буян утравы, утыз өч батыр, гүзәл Аккош-патша кызы), ә яхшылыкның явызлыкка каршы көрәше, гаилә кыйммәте, ялганның кайчан да булса ачылуы, ә яхшылыкның җиңүе турында әхлакый тәрбия дә бирә.
«Сказка о царе Салтане» сәнгатьнең башка төрләрендә дә яшәвен дәвам итә: мәсәлән, рус рәссамы Михаил Врубельның «Царевна-Лебедь» картинасы (1900), композитор Николай Андреевич Римский-Корсаковның операсы.  
Пушкинның әлеге әкияте әдәби тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә. Әдәбият белгече Дмитрий Мирский XX гасыр башында: «…аның әкиятләре арасында иң яхшысы — Сказка о царе Салтане. Дөньяда күбрәк яшәгән саен, ул әсәрне рус шигъриятенең шедевры дип санауга күбрәк тартыласың», – дип яза.

Поделиться: