«Кызыксынучылар аланы» турниры (6+)

25 сентябрьдә  «Гренада» паркына килүчеләр өчен 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Кызыксынучылар аланы» дигән турнир уздырды, ул, һәр катнашучыга ирекле уен шартларында яңа белемнәр алырга мөмкинлек биреп, мавыктыргыч форматта узды. 

20260924_151423
20260924_152454
IMG_0968
Катнашучылар станцияләр буйлап биремнәр үтәде. «Урман тылсымчысы табышмаклары» уенында балалар урман, анда яшәүчеләр һәм төрле табигать күренешләре турында сорауларга җавап бирде. «Сүзне әйт» уенында алар сүзлек запасының байлыгын һәм төгәл сүзләр сайлый белүләрен, ә  «Өч сүз буенча геройны таны» уенында әдәби әсәрләрне белүләрен күрсәтте. Мәгълүмат чыганаклары белән эш турнирның мөһим өлеше булды, анда балалар бирелгән сорауларга җавапларны энциклопедияләрдәр эзләде. Программаның иҗади өлешен әкият пазллары һәм мәкальләр белән биремнәр тәкъдим итте. Пазллар җыеп, балалар фикерләүләрен үстереп кенә калмады, ә яраткан әкиятләрен, аларның сюжетларын һәм геройларын да искә төшерде. Уен форматларының күптөрлелеге турнирны бай, кызыклы итте, балаларга ямансуларга бирмәде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: