«Укырга киңәш итәм…» әдәби күзәтүе (12+)

24 сентябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсе «Шатлык» яшьләр үзәгенең «Илһам» сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең аралашу клубы өчен «Укырга киңәш итәм…» дигән әдәби күзәтү уздырды.

IMG_20260924_194038_726
IMG_20260924_194038_793
IMG_20260924_194038_499
iFbgcqksSvo
Китапханә кагыйдәләренә кыскача күзәтүдән башлап, китапханәче сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларның китапханә хезмәткәрләре белән хезмәттәшлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Ул китапханәнең, мөмкинлекләре нинди булуга карамастан, барлык укучыларга да, шул исәптән читтән торып, китапханә-мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүе турында сөйләде. 
«Илһам» клубында катнашучылар китапханә фондындагы кызыклы китаплар турында белде. Алар арасында классик әсәрләр, хәзерге заман авторлары әдәбияты, һәм шулай ук популяр психология буенча китаплар.
Китапханәче «Китап героен таны» викторинасы һәм «Тылсымлы тартма» уены үткәрде. Уеннарда катнашу яшьләргә үз фантазияләрен һәм креативлыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. 
Чара Үзәк балалар модель китапханәсенә экскурсия белән дәвам итте. Кунакларны штаттан тыш хезмәткәр робот Робин каршы алды һәм үзенең каян килүе, китапханәдә нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Кунаклар уңайлы һәм күпфункцияле китапханә киңлеге белән танышты, аның үз укучыларына төрле танып белү һәм уен чараларында катнашу, шулай ук компьютер залы хезмәтләрен куллану мөмкинлекге тудыруы турында белде. «Илһам» клубының кайбер активистлары һәм аларның әти-зниләре китапханәдә укучы билетлары алды. 
Чара дәвамында клуб активистлары янында волонтер-медицина хезмәткәрләре, Чаллы медицина көллияте студентлары булды.                   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: