«Музыка дөньясына күз сал» музыкаль калейдоскобы (12+)

Музыка һәрвакыт кеше тормышының аерылгысыз бер өлеше булган, һәм бүген дә кешеләрнең тугры юлдашы булып кала бирә. Аның тылсымлы авазлары алдында соклану хисен кичерми торган кеше юктыр. Көй-моңнан башка бер генә мөһим вакыйга да узмый. 

23ф. Музыкальный калейдоскоп. Загляни в мир музыки (2) (2)
23ф. Музыкальный калейдоскоп. Загляни в мир музыки (1)
25 сентябрьдә 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Сәнгать һәм мәдәният дөньясы» программасы кысаларында «Музыка дөньясына күз сал» дип исемләнгән музыкаль калейдоскоп узды.
Чара барышында балалар музыка, үткән заманнарның бөек композиторлары тарихы, музыканың кеше тормышына йогынтысы һәм иң борынгы музыка коралы турында белде. Аларны музыкаль табышмаклар, ребуслар һәм «Музыкаль сүзләр аукционы» мавыктыргыч уеннары көтте.
Шулай ук «Тылсымлы музыка дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда чарага килүчеләр төрле чорларның танылган композиторлары һәм башкаручылары, шулай ук музыка тарихы, аның юнәлешләре һәм жанрлары белән таныша алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: