«Бөек тормыш рәссамы» телдән журналы (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә Ф. М. Достоевскийның тууына 205 ел тулуга багышланган чара узды.

20260924_135751
20260924_125940
20260924_125912
Кунаклар язучының тормышы һәм иҗаты белән танышты, аның идеяләре тирәнлеген аңлады һәм ни өчен китапларын бөтен дөнья буйлап укучыларның яратып укуын аңларга тырышты. Телдән журнал форматында Фёдор Михайловичның яхшылык һәм явызлык, бәйсезлек һәм җаваплылык, ышаныч һәм шик-шөбһәләр мәңгелек темалары яңгыраучы төп романнары турында сүз барды. 2026 елның юбиляр китаплары «Бедные люди», «Преступление и наказание» һәм «Белые ночи» әсәрләренә аерым игътибар бирелде.
Чаллы рәссамы В. Р. Семыкинның «Достоевский Петербургы» картиналар сериясе, шулай ук видеороликлар һәм фильмнардан өзекләр яшьләр өчен чын ачыш булды. Очрашуны «Бөек исемнәр сафында» китап күргәзмәсе тәмамлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: