«Иң гадәти булмаган китапханәләр» китапханә сәяхәте (6+)

14 нче санлы китапханәдә узган чара вакытында балалар Китапханә дип аталган гаҗәеп илгә юл тотты.  Алар китапханәне элек «Акыл йорты» һәм «Күңел өчен даруханә» дип атаулары турында белде.

14филиалмероприятие (1)
14филиалмероприятие (2)
Китапханәче Ассирия патшасы Ашшурбанипалның иң борынгы китапханәсе турында сөйләде, анда балчык китаплар сакланган. Укучылар дөньяның иң гадәти булмаган китапханәләре турында видеоролик карады. Канада урманы уртасындагы көзге агач-китап, тропик риф төбендәге китап саклау урыны һәм Лондонның иске телефон будкаларындагы уңайлы китапханәләр — белемнәр дөньясы гаҗәеп зур һәм фантастик булып чыкты!
Китапханә – ул, чыннан да, гаҗәеп ил, анда никадәр күп кызыклы китаплар саклана! Әлеге китаплар геройлары балалар өчен танып белү уеннары һәм бәйгеләре үткәрде. Мәсәлән, Пеппи Озын оектан  – «Киресенчә» уены, ә барыбыз да яраткан Карлсоннан  «Татлы викторина» узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: