«Драгунскийның шаян балалары» әдәби ассорти (6+)

22 сентябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Драгунскийның шаян балалары» дигән әдәби ассорти узды.

IMG20260915133316
IMG20260915133334
IMG20260915133349
IMG20260915135950
IMG20260915133511
Балалар Виктор Юзефович Драгунскийның ничек итеп илнең иң төп балалар язучыларының берсенә әйләнүе һәм танылган «Денискины рассказы» циклының төп герое прототибы язучының улы — Денис Драгунский, хәзерге вакытта танылган Россия журналисты һәм филолог булуы турында белде. 
Викторина сораулары катнашучыларның хәтерләрен генә түгел, ә укучы үткенлеген һәм тапкырлыкларын тикшерерлек итеп төзелгән иде.  Балалар барлык сорауларга да уңышлы җавап бирде, бу Драгунский прозасының заманчалыгын югалтмавына бик яхшы дәлил булды, аның геройлары бүген дә мәктәп укучылары белән бер телдә сөйләшә.  
Очрашу азагында балалар язучының танылган «Денискины рассказы» циклыннан «Тайное становится явным» хикәясенең совет чорындагы экранлаштыруны карады һәм Денис Кораблёвның гамәленә карата үз мөнәсәбәтләрен белдерде.

Әлеге очрашу Виктор Драгунский сүз тылсымының, бер буын укучылардан икенчеләренә тапшырылып, эшләвен дәвам итүен күрсәтте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: