«Кош сайраулары» экологик сәгате (6+)

Төрле төстәге яфраклары, озын, салкын төннәре, җылы якларга юл тотарга җыенучы кош тавышлары белән көз җитте. 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре дә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен 18 сентябрьдә «Кош сайраулары» дигән экологик сәгать уздырды.

экологическийчасптицы (4)
экологическийчасптицы (3)
экологическийчасптицы (2)
экологическийчасптицы (1)
Балалар китапханәченең күчмә кошлар турында сөйләгәнен аеруча игътибар белән тыңлады. Алар кошларның төрле төрләре һәм гадәтләре, яшәү һәм оя кору урыннары, ни өчен аларның җылы якларга очып китүе, күпме вакытларын очып үткәрүләре һәм җиңел булмаган сәяхәтне ничек җиңеп чыгулары турында белде. Балалар бик теләп күчмә кошлар тавышлары белән видеоязма карады һәм аларның яңгыравык сайрауларыннан ләззәт алды. «Сүз рәтен кабатла», «Кайсы кош артык», «Күчмә кошны таны», «Кемнең тавышы?» уеннары нәни кунакларда аеруча кызыксыну уятты. Чара азагында балалар Д.Н. Мамин-Сибиряк әкияте мотивлары буенча «Серая шейка» мультфильмын карадылар .

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: