«Күңелләре яшь, йөрәкләре алтын» Өлкәннәр көненә бәйрәм программасы (6+)

Ел саен гадәт буенча 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубы әгъзалары өчен Өлкәннәр көненә бәйрәм үткәрелә. Быел да искәрмә булмады. 18 сентябрьдә клублылар өчен «Күңелләре яшь, йөрәкләре алтын» дигән кичә-бәйрәм программасы уздырылды.

15филиалпраздничнаяпрограмма (2)
15филиалпраздничнаяпрограмма (1)
15филиалпраздничнаяпрограмма (4)
15филиалпраздничнаяпрограмма (3)
Кичә китапханә мөдире О.А.Зарипованың җылы котлау һәм өлкән буынга ныклы сәламәтлек, иминлек, туганнары һәм якыннарының яратуын, хөрмәт итүен теләү сүзләре белән башланып китте. Котлауларга китапханәнең яшь укучылары – 38 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары да кушылды. Алар барлык кунакларга үз куллары белән ясаган открыткаларын бүләк итеп кенә калмады, ә кунакларга татлы күчтәнәчләр дә өләште. 
Бәйрәмне дәвам итеп клублылар «Сәламлибез сезне!»,  «Борынгы көнкүреш әйберләре», «Музыкаль очкыч», «Узган тормыштан бер көн», «Илләр буйлап сәяхәт итәбез» бәйгеләрендә бик теләп катнашты, шулай ук «Канатлы гыйбарәләр» викторинасында элекке совет фильмнарын искә төшерде.
Чара азагында өлкән буын вәкилләре бик теләп «Нахимичили» дигән экологик миниатюраны карады. Бәйрәм тату, күңелле һәм җылы рухта узды. Катнашучыларның һәрберсе үзе белән җылылык һәм бәйрәм кәефе алып кайтып китте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: