«Халыклар күптөрлелеге: телләр байлыгы» мәгълүмат сәгате (12+)

18 сентябрьдә 5 нче санлы китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында балалар өчен «Халыклар күптөрлелеге: телләр байлыгы» дигән мәгълүмат сәгате узды. 

IMG_20260918_154008_308
IMG_20260918_153959_761
IMG_20260918_125049867_BURST0001_COVER

Китапханәгә килүчеләр мәдәни һәм телләр күптөрлелегенең киртә түгел, ә илебезне ныгытучы көч, ә телләрне, гореф-гадәтләрне һәм тарихи хәтерне саклауның Россиянең суверенитеты һәм озак вакытларга үсеше өчен мөһим шарт булуы турында белде. Чарада катнашучылар төрле халыкларның бию көйләрен тыңлады һәм аның кайсы халыкныкы булуын белде. Укучылар төрле телләрдә сәламләү сүзләре белән танышты, һәм үзләре дә аларны дөрес итеп әйтергә тырышты, чөнки телләр күптөрлелеге бердәмлек нигезе булып хезмәт итә. Чараның йомгаклау өлеше иң кызыклысы булды, чөнки катнашучылар илебез территориясендә яшәүче төрле халыкларның үзенчәлекле милли ризыклары белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: