«Кем булырга, нинди булырга?» мәгълүмат сәгате (12+)

Һөнәр — кеше үз гомерен багышлый торган хезмәт ул, шунлыктан аны дөрес сайлау бик мөһим.
18 сентябрьдә 3 нче санлы китапханәдә укучылар өчен китапханәчеләр «Кем булырга, нинди булырга?» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чара башында балалар белән һөнәр сүзенең нәрсә аңлатуы, нинди һөнәрләр булуы, үз эшеңнең остасы булыр өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Китапханәче укучыларга бик зур һөнәрләр дөньясы, һәркем өчен сайлау мөмкинлеге турында сөйләде. 

20260917_104000
IMG_20260917_121432_584
IMG_20260917_121453_677

Аннан соң укучылар һөнәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Алар уен формасында үзләрен төрле эшчәнлек төрләрендә сынап карады. Чара барышында укучылар табышмаклар чиште, һөнәрләр турында мәкальләр һәм әкиятләрне искә төшерде. Балалар бик теләп «Мәкальләрне җый», «Һөнәрнең тибын әйт», «Серле геройларның һөнәрен бел» бәйгеләрендә катнашты.
Чара мультимедиалы презентация күрсәтү белән үрелеп барды.
Чара азагында балалар үз әти-әниләренең һөнәрләре һәм үзләренең үскәч кем булырга теләүләре турында мәгълүмат белән уртаклашты. Барысы да теләсә кайсы хезмәткә хөрмәт белән карарга икәнлеге, барлык һөнәрләрнең дә кирәк, бар һөнәрләрнең дә әһәмияле булуы белән килештеләр!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: