«Ломоносов ничек галим булган» тарихи альманахы (12+)

18 сентябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Исемнәрдән башка Россияне күзалдына китереп булмый!» программасы кысаларында чарага чакырды.
Бу юлы очрашу бөек галим, үз чорының олуг даһие – барлык россиялеләргә дә таныш Михаил Васильевич Ломоносовка багышланды, Чөнки әлеге бөек кеше күп ачышлар ясап кына калмаган, ә Россияне үз җиренең күренекле улы буларак данлаган да.

10ф. Исторический альманах «Как Ломоносов ученым стал». Смотрим фрагменты кинофильма
10ф. Исторический альманах «Как Ломоносов ученым стал». Участники мероприятия
10ф. Исторический альманах «Как Ломоносов ученым стал»

Чарада катнашучылар китапханәче белән берлектә Ломоносовның балачакта әтисе белән диңгезгә баруларыннан алып бөек ачышларына кадәр үткән блын күзәтте. Чара барышында «Михайло Ломоносов» нәфис фильмыннан өзекләр күрсәтелде һәм аның тормышы, эшчәнлеге турында китаплар тәкъдим ителде.  
Чара азагында катнашучылар өчен  «Ломоносов викторинасы» үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: