«Яратып бер карагыз миңа» әдәби сәгате (18+)

16 сентябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре укучылар өчен «Яратып бер карагыз миңа» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара үткән гасырның икенче яртысындагы иң гадел һәм парадоксаль язучыларның берсе Сергей Довлатовның тормыш юлына һәм иҗатына багышланды. Дәрес барышында балалар язучының тормыш юлын күзәтә алды һәм аның, күп еллар узса да, актуаль булып калучы иҗатын нәрсә формалаштыруын аңларга тырышты. 

6bb51481-caad-4931-b068-28270227a907
45338b41-1905-4872-ada2-1da5c2749086

Автор биографиясеннән аз билгеле булган фактларны, аның тормышындагы ленинград чоры, таллин газеталарында эшләве һәм аның АКШка гади булмаган эмиграциясе турында ишеттеләр. Аның көндәлек күзәтүләрен һәр укучыга аңлаешлы тирән һәм кызыклы тарихларга әверелдерә алуын белделәр. Шулай ук ХХ гасырның бүген дә иң күп укылучы һәм цитаталары китерелүче прозаикларының берсе, күренекле әдәбиятчы турындагы документаль фильмнардан һәм  «Довлатов» нәфис фильмыннан өзекләрне карадылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: