Л.Воронкованың туган көненә «Шәһәр кызы» («Девочка из города») әсәрен кычкырып укулар (12+)

3 нче санлы китапханәдә танылган балалар язучысы Любовь Фёдоровна Воронкованың тууына 120 ел тулуга багышланган кычкырып укулар узды. Аның классикага әйләнгән китаплары яшь укучылар өчен актуаль булып кала һәм бүген дә яратып укыла. 
Китапханәче балаларга Л. Воронкованың тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның биографиясеннән әһәмиятле вакыйгаларга тукталды. Укучылар аның яшь вакытында берничә ел авылда яшәве турында белделәр. Шунлыктан ул үз әсәрләрендә рус табигатенә, җиргә һәм авыл хезмәтчәннәренә карата мәхәббәтен чагылдырган. Чара барышында авторның кырыс 1943 елда язылган һәм иҗатындагы иң төп әсәрләрнең берсенә әйләнгән «Девочка из города» повестена аерым игътибар бирелде. Әлеге сугыш турындагы тетрәндергеч китапта илебезнең инде берничә буын укучылары үсте.

20260910_121628
20260910_122710
IMG_20260910_142230_547
IMG_20260910_142230_564

Аннан соң балалар китапханәче белән берлектә бу китаптан өзекләрне укыды, төп персонажларның, уңай һәм тискәре якларын атап, характерларын тасвирлады. Укучылар төп геройның язмышы турында фикер алышты һәм  аны кызганды. Катнашучыларны авыр заманда ятим калган кыз Валентинканы үз гаиләсенә сыендырган авыл хатынының гамәлләре гаҗәпкә калдырды. Авыр сугыш балачагы турындагы үзәкөзгеч повесть яшь укучыларның йөрәкләренә үтеп керде һәм аларда кешелеклелек һәм игелек хисләре уятты.  
Балалар Воронкованың «Маша-растеряша» китабы буенча уенда катнашты, «Сүзне әйтеп бетер» викторинасында табышмаклар чиште һәм сүзләрне табып әйтте.
Авторның әсәрләре үсеп килүче буында яхшылыкны, өлкәннәргә карата ихтирам, табигатькә мәхәббәт һәм иптәшлек хисе тәрбияләвен дәвам итә. 
Һәм фикер алышу азагында алар китапта дәһшәтле сугыш вакыйгалары сурәтләнүенә карамастан, күп кенә яшьләрнең игелекле, киң күңелле, үзендә булган соңгы әйберсен бүлешергә әзер булып калган дигән нәтиҗә ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: