Үзәк китапханәдә китапханә көне: килегез – онытылмаслык булачак! (0+)

23 сентябрьдә Үзәк китапханә барыгызны да куеакка көтә!
Могҗизалар иленә килеп эләгергә телисезме?
10:00 сәгатьтә «Сорауларга җаваплар тылсымлы китабын эзләп» дигән театральләштерелгән программасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Кызыл һәм Ак патшабикәләр, Алиса, куян һәм хат ташучы Печкин белән очрашу көтә. Шул ук вакытта беренче сыйныфлылар «Китап шәһәренә сәяхәт»кә — урамнар урынына китап киштәләре, ә һәр том аерым ил булган шәһәргә юл тотачак.
11:00 сәгатьтә шәһәр тарихын сөючеләрне китапханәнең әдәбият тарихы музеена «Шигъри юллар туган җирдә» экскурсиясенә һәи шәһәрнең 400 еллыгына багышланган  «Чаллы сулышы» шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү чарасына чакыралар.
13:00 сәгатьтә мәктәп укучыларын викторина һәм шәхси китап тәкъдим итүләр белән «Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа» дигән мәгълүмат сәгате көтә.  
14:00 сәгатьтә «Ветеран» клубында «Бервакыт сентябрьдә» дигән көзге утырмалар узачак.
16:00 сәгатьтә Кече картиналар галереясында Эльвира Бәзгетдинованың «Илһам юллары» дигән күргәзмәсе ачылачак, ул музыкантлар, рәссамнар һәм шагыйрьләр чыгышлары белән үрелеп барачак.  

Керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон 70-02-26

Поделиться: