«Аһ, ул әкиятчеләр!» сәнгать сәгате (6+)

16 сентябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Аһ, ул әкиятчеләр!» дмгән сәнгать сәгате узды. Чара рус рәссамнарының фольклор темасына иҗатына багышланды. Балалар иң яхшы әсәрләр һәм бөек рәсем һәм графика осталары Виктор Васнецов, Иван Билибин, Борис Зворыкин һ.б.лар турында белде. Рус халык, автор әкиятләреннән, шулай ук былиналардан сюжетлар белән таныштылар. 

Главное фото 3

Мәгълүмат өлешеннән соң балалар, танылган картиналар һәм әкият сюжетларыннан илһам алып, команда белән үз иллюстрацияләрен ясаганда креативлыкларын күрсәтә алды. Һәр команда үз рәсемен яклап кыскача чыгыш ясады. 
Чарага «Җанланган әкиятләр» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе әзерләнде, анда рәсем сәнгате дөньясыннан рус әкиятчеләренең иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: