«Табигатьнең дуслары бар: ул без – мин дә, син дә» экологик калейдоскобы (6+)

15 сентябрьдә 5 нче санлы китапханәдә яшь укучылар өчен «Табигатьнең дуслары бар: ул без – мин дә, син дә» дигән экологик калейдоскоп үткәрелде.

IMG_20260915_114310_464
IMG_20260915_111805_615
IMG_20260915_111113_193
Китапханәче табигать байлыкларын саклауның һәм аларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булуның никадәр мөһим булуы турында сөйләде. Табигать турында белемнәрне ачыклау өчен балалар станцияләр буйлап сәяхәткә юл тотты. Беренче станциядә укучылар бик теләп «Экологик табышмаклар»га җавап бирде. Икенче «Чүпне аралау» станциясендә балалар тартмаларга чүпне аерды – чөнки көнкүреш калдыкларына икенче тормыш бирергә мөмкин. Алга таба яшь укучылар бик җиңеллек белән интерактив викторина сорауларына җавап бирде: тавышы буенча кошларны таныды, кайбер җәнлекләрнең гадәтләрен белде. Соңгы станциядә балалар «Эко-театр: сүзсез күрсәт» уенын уйнады. Җитезлек һәм тапкырлык күрсәтеп, балалар пантомима белән экологик хәлләрне күрсәтте. Чара азагында балалар табигатьне яратырга һәм сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Һәм бу барыбызның да көченнән килә, без бит дуслар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: