«Китапханәләрнең киләчәге» Бөтенроссия китапханә эшенең яшь лидерлары бәйгесе

Время проведения: до 27 сентября 2026 года

2026 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Китапханәләрнең киләчәге» дигән Бөтенроссия китапханә эшенең яшь лидерлары бәйгесе оештырылды.
Бәйгене оештыручы – Россия китапханәләр ассоциациясе ярдәме белән һәм «Мәдәният волонтерлары» мәдәният өлкәсендә Бөтенроссия иҗтимагый волонтерлар хәрәкәте катнашында яшьләр өчен Россия дәүләт китпханәсе. Бәйгенең генераль партнёры – Россия дәүләт китапханәсе.
Бәйге китапханә эшенең яшь лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, яшьләр арасында китапханәче һөнәренең престижын күтәрүгә, кадрлар резервы булдыруга һәм китапханә тармагында һөнәри потенциалны үстерергә булышуга юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Катнашу өчен 35 яшькә кадәрге яшь китапханә белгечләре, юнәлешле белем бирү оешмалары студентлары («Китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге» юнәлеше буенча) һәм Россия Федерациясенең җәмәгать китапханәләре волонтерлары чакырыла.  

Бәйге номинацияләре:
«Коллектив җитәкчесе»
«Укуны алга этәрүдә лидер»
«Технологик модернизацияләр лидеры»
«Студентлар лидеры»
«Яңа буын лидеры»
«Волонтерлык илчесе»

Гаризалар 2026 елның 27 сентябренә кадәр кабул ителә. Катнашу шартлары һәм гаризалар бирү тәртибе турында тулырак мәгълүмат бәйгенең future.library.ru рәсми сайтында урнаштырылган.

Поделиться: