«Җиде таҗлы чәчәк»: иҗат һәм илһам дөньясы (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә 6-12 яшьлек балалар өчен «Җиде таҗлы чәчәк» иҗади түгәрәге эшли. Һәр якшәмбе без сезне бергәләп иҗат һәм хыяллар дөньясына кереп чуму өчен көтеп калабыз! Бу яңа күнекмәләрне үзләштерү һәм кызыклы нәрсәләр белү өчен генә түгел, ә онытылмас кичерешләр, илһам һәм яхшы кәеф алу өчен дә бик яхшы мөмкинлек. Дәресләрне профессиональ рәсссам, РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Дарья Смолина алып бара. Аның җитәкчелеге астында һәр бала үз талантын ача һәм чын шедевр тудыра ала. 

Безгә килегез һәм иҗат итегез!

Поделиться: