«Халыклар бердәмлегендә Россиянең бар көче. Россия халыклары телләре көне» тарихи-патриотлык сәгате (12+)

8 сентябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Россия халыклары телләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чарага чакырды. 
Китапханәче телнең тарихлар һәм йолаларны саклаучы «халыкның тере хәтере» булуы турында сөйләде. Балалар гаҗәеп телләр һәм гореф-гадәтләр дөньясына кереп чумды: телнең ничек итеп халык мәдәнияте һәм тарихын саклавы турында белде, рус теленең байлыгы һәм илебез киңлекләрендә яңгыраучы телләрнең күптөрлелеге турында сөйләште. 

10ф. «В единстве народа вся сила России. День языков народов России». Конкурс «Доскажи пословицу»
10ф. «В единстве народа вся сила России. День языков народов России». Смотрим «Ералаш»
10ф. «В единстве народа вся сила России. День языков народов России». Участники мероприятия
10ф. «В единстве народа вся сила России. День языков народов России».

Чара барышында мәктәп укучылары Россиядә күпме халыклар яшәве, төрле телләрнең охшашлыгы һәм аермалы яклары, башка телләрдән рус теленә нинди сүзләр килүе турында белде. Г.Тукай шигыренә «Туган тел» һәм Г. Гладков сүзләренә «Говорим на русском языке» җырлары яңгырады, «Ералаш» балалар юмористик журналының «Почему мы так говорим» чыгарылышын карадылар.
Аннан соң җиденче сыйныфлылар шарадалар һәм табышмаклар бәйгесендә катнашты. Тапкырлыкка сорауларга җавап бирделәр, тексттагы хаталарны төзәттеләр, рус мәкаль һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. 
Чара азагында балалар туган телне сакларга һәм аның чисталыгы өчен көрәшергә кирәк дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: