«Россия халыклары әкиятләре әйлән-бәйләне» әдәби сәгате (0+)

8 сентябрьдә «Әкияти көн» республика акциясе кысаларынңда яшь укучылар өчен 5 нче санлы китапханәдә «Россия халыклары әкиятләре әйлән-бәйләне» дигән әдәби сәгать узды. Сәяхәт вакытында балалар бик теләп тукталышлар үтте, аларның һәрберсендә төрле халыкларның әкиятләре белән танышты. Беренче тукталышта балалар «Таны һәм исемен ата» уенында рус халык әкиятләрен танып белде, рәсем буенча барлык әкиятләрне: «Гуси – лебеди», «Колобок», «Теремок», «Три медведя» һ.б.ларны атады. Киләсе тукталышта сәяхәтчеләр кар һәм бозлар арасына, Төньякка килеп чыкты. Монда алар, бубенга суга-суга, әкиятләр эзләде. «Кукушка» әкияте белән танышып, балалар Татарстанга юл тотты.

IMG_20260908_093231_745
IMG_20260908_093743_255
IMG_20260908_094009_944
IMG_20260908_094052_405
IMG_20260908_100526_165

Балалар, җитезлекләрен һәм уйлап табучанлыкларын эшкә җигеп, бик теләп «Тимербай» уенын уйнады. «Өч кыз» әкиятен карадылар. Алга таба Дагыстан әкиятләренә тауларга юл тоттылар. «Кыю малай» дигән дагыстан халык әкиятен тыңладылар. «Әкиятләр әйлән-бәйләне» уены вакытында балалар үз сәяхәтләрендә очраткан барлык әкият геройларын искә төшерде. Чара азагында китапханәче шундый нәтиҗә ясады: әкиятләр төрлечә яңгыравына һәм аларда гадәти булмаган исемнәр һәм атамалар очравына карамастан, аларда төп фикер бер — бер-береңә ярдәм итәргә һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә кирәк. Балалар өчен барлык әкиятләр рус телендә укылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: