«Күршеләр – ул көч!» ишегалды бәйрәме (6+)

3 сентябрьдә ГЭС бистәсенең 5 нче комплексында гадәттәгечә ишегалды бәйрәме узды, анда, әлеге көннең җылысын бер-берсе белән бүлешер өчен, микрорайонның барлык яшьтәге кешеләре җыелды. 
Бәйрәм программасы бик бай булды: үзенең хезмәте белән шәһәребезне яхшыртуга һәм матурлауга өлеш кертүчеләрне хөрмәтләү, күркәм концерт программасы, бәйрәм лотереясы һ.б.

10ф. Праздник двора «Соседи – это сила!»1
10ф. Праздник двора «Соседи – это сила!»2
10ф. Праздник двора «Соседи – это сила!»3
10ф. Праздник двора «Соседи – это сила!»4
10ф. Праздник двора «Соседи – это сила!»5

10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре бар яшьтәге кунаклар өчен «Китаплы җәй тылсымы» дигән күргәзмә-викторина әзерләде. Теләге булган һәркем китаплар белән таныша һәм әдәби викторина сорауларына җавап бирә алды. 
Әлеге матур кич тере аралашу, яхшы күршеләр һәм бердәмлек хисенең иң кадерле нәрсәләрнең берсе булуын тагын бер исбатлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: