«Әкият, әкият, мин сине беләм!» күргәзмә-викторина (6+)

3 сентябрьдә 10 нчы санлы китапханәдә көн дәвамында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Әкият, әкият, мин сине беләм!» дигән күргәзмә-викторина эшләде.

10ф
10ф. (4) (1)
10ф (1)
10ф. (1)
10ф. (10)
Шулай ук бу көнне китапханәгә килүчеләр табышмаклар чишә һәм әкиятләр буенча катлаулы сорауларга җавап бирә алды. Барлык сораулар күргәзмәдә сорау билгеле тактачыкларның икенче ягында урнаштырылган иде. Һәркем теләсә кайсы тактачыкны сайлый һәм андагы 3 сорауга җавап бирә алды. Сорауларга җавап бирүчеләрнең барысына да татлы призлар тапшырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: