«Без тормышны сайлыйбыз» мәгълүмат сәгате (12+)

Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек көне – Россиядә ел саен 3 сентябрьдә билгеләп үтелүче истәлекле көннәрнең берсе. Ул турыдан-туры 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган вакыйгалар белән бәйле. Бу көнне бөтен ил буенча истәлекле, мәгълүмати һәм агарту чаралары уза. 

13 ф. 03.09.26 Инф. час Мы выбираем жизнь 2
13 ф. 03.09.26 Инф. час Мы выбираем жизнь 1
13 нче санлы китапханә агарту чараларын үткәрүгә кушылды һәм 7 нче сыйныфлар аудиториясен сайлады. Чараның максаты – яшүсмерләрдә актив гражданлык позициясе булдыру, террорчылык һәм экстремистлык идеологиясен кабул итмәү, һәм шулай ук  теракт куркынычы янаганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләү. Хәзерге дөнья бик нык үсештә, яшүсмерләр күп вакытларын интернетта үткәрә, бигрәк тә анда балигъ булмаганнарны деструктив эшчәнлеккә җәлеп итәргә тырышулар еш күзәтелә. Террорчылар нинди ысуллар куллана, аларга ничек каршы торырга – бу хакта китапханәче сөйләде. Чара вербовка процесслары һәм аның нәтиҗәләре турында социаль видеоролик карау белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: