«Яр Чаллы: Мәдәният һәм гореф-гадәтләр» китап киштәсе янында викторина (6+)

28 августта 23 нче санлы китапханәдә «Яр Чаллы: Мәдәният һәм гореф-гадәтләр» дигән китап киштәсе янында викторина узды.
Чара кунаклары өчен шәһәребез мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренең төрле якларын колачлаган күптөрле сораулар әзерләнгән иде. 
Китапханәче Яр Чаллының йөзен формалаштырган төп тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Чара кунаклары шәһәребезнең визит карточкасы булган истәлекле биналар, һәйкәлләр һәм урыннар турында белде. Шәһәр мәдәнияте үсешенә өлеш керткән күренекде шәхесләрне һәм әһәмиятле мәдәни чараларны искә төшерделәр, шәһәрнең бүген дә яши торган үзенчәлекле йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләштеләр. Шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр һәм туган шәһәр турында үз белемнәрен тикшерделәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: