«Туган якның әдәби сукмаклары буйлап» уен-сәяхәте (6+)

30 августта Татарстанда Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Әлеге дәүләт бәйрәме мөһим тарихи вакыйга белән бәйлес: 1990 елда бу көнне Татар ССРның Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. 
28 августта 3 нче санлы китапханәдә Татарстан Республикасы көненә «Туган якның әдәби сукмаклары буйлап» дигән уен-сәяхәт узды.

IMG_20260826_112711_566
IMG_20260826_112702_663
20260826_103007
Башта китапханәче туган республика, татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, республикабызның дәүләт символлары – гимны, байрагы, гербы, аның территориясендә яшәүче халыкларның татулыгы турында сөйләде. Чыгыштан соң балалар «Татарстанның гореф-гадәтләре» дигән видео-ролик карады. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирде, «Татар бизәкләре» дигән уен уйнады. Катнашучылар бик күп уңай кичерешләр алды һәм туган республика турында яңа белемнәр туплады.  
Шулай ук Татарстан Республикасының тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыручы китап күргәзмәсе оештырылды. 
Очрашу азагында балалар кызыксынып республикабыз һәм яраткан шәһәребез Яр Чаллы турында китаплар карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: