«Татарстан – Ватаным минем» әңгәмәсе (6+)

30 августта Татарстанда Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Әлеге әһәмиятле вакыйга уңаеннан 17 нче санлы китапханәдә әңгәмә үткәрелде, анда кунаклар Татарстан Республикасы тарихы, аның баш шәһәре — Казан, Татарстан символлары, күпмилләтле мәдәнияте һәм Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән танышты.

ф.17. 1
ф.17. 2
ф. 17. 3
Укучылар туган якны өйрәнү викторинасында катнашты, аның барышында Татарстанның күренекле урыннарын, милли бәйрәмнәрен һәм республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның йолаларын, танылган шагыйрьләр һәм язучыларның исемнәрен искә төшерде һәм туган якны өйрәнү өлкәсендә булган белемнәрен тулыландырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: