«Искиткеч бәйрәм – ишегалды көне» ишегалды бәйрәме (6+)

25 августта Автозавод районының 49 нчы комплексында традицион ишегалды бәйрәме узды. 

сайт1 (1)
сайт1 (2)
сайт1 (3)
Бәйрәм программасы бик бай булды. 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре барлык яшьтәге кунаклар өчен «Әдәби карусель» дигән яраткан китаплар күргәзмәсе әзерләде. Анда балачак һәм гаилә белән укуны хәтерләтүче китаплар тәкъдим ителде. Яшь катнашучылар өчен «Китаптагы табышмаклар», «Укыйбыз, уйныйбыз, чишәбез» дигән мавыктыргыч бәйгеләр оештырылды. Алар бик теләп «Әкият геройларында кунакта» викторинасында катнашты. Иң кызыклы урыннарның берсе буккроссинг булды. «Кирәк булса – ал, кирәк булмаса – алып кил» шигаре астында бәйрәмдә катнашучылар, китапларга «икенче тормыш» бүләк итеп, әдәбият белән алмашты. Очрашуның истәлеге итеп күпләр бүләккә китап кыстыргычлары алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: