«Антка һәм Ватанга тугрылык» хәтер көне (6+)

Чара Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, күренекле татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланачак.
Очрашу Шәһәр башкарма комитеты Комсомол администрациясенең сәламләү сүзеннән башланачак. Аннан соң Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин чыгыш ясаячак. Шагыйрьләр, мәктәп укучылары М.Җәлил шигырьләрен укыячак. 
Кунаклар өчен «Шигърият һәм батырлык: Муса Җәлил» дигән китап күргәзмәсе оештырылачак. Чарага килүчеләр М. Җәлил һәм А. Алиш китапларын, шагыйрьнең шәхси документлары күчермәләрен, шулай ук китапханәнең әдәбият тарихы музее фондларында сакланучы экспонатларны күрә алачак. 

Поделиться: