«Балалар өчен җәй – яхшы гамәлләр вакыты» уен программасы (6+)

19 августта 16 нчы санлы китапханә «Балалар өчен җәй – яхшы гамәлләр вакыты» дигән уен программасы белән «43 нче комплекс» җирле иҗтимагый үзидарәсе оештырган ишегалды бәйрәменә кушылды.

IMG_20260820_123914_509
IMG_20260820_124104_813
IMG_20260819_181338
IMG_20260819_180047
Уен программасы ике өлештән торды: интеллектуаль һәм спорт. Интеллектуаль өлеш  Яр Чаллының 400 еллыгына һәм беренче КАМАЗ автомобиле чыгарылуга 50 ел булуга багышланды. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, фотосурәтләр буенча шәһәребезнең күренекле урыннарын атады, филвордлар чиште һәм КАМАЗ автомобиле модельләре пазлларын җыйды. Спорт өлеше вакытынды кызлар һәм малайлар хәрәкәтчән уеннарда актив катнашты: туп белән йөгерү, скакалка белән сикерү, елан булып йөгерү һ.б. Балалар, хәрәкәтчән уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашып, барлык этапларда да җиңүгә омтылды. Алар вакытларын күңелле итеп уздырып кына калмады, ә уңай хисләр һәм яхшы кәеф тә алды. Чара дәвамында шатлык авазлары ишетелеп торды, ә ахырда барысын да татлы сюрприз көтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: