«Туган ягыбыз, Татарстан!» акциясе (0+)

2026 елның 25 августыннан 28 августына кадәр Чаллы китапханәләрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Туган ягыбыз, Татарстан!» дигән акция узачак.
Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен шигъри марафоннар, туган як турында әңгәмәләр, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте турында викториналар, республика байрагын ясау буенча мастер-класслар белән бәйрәм программалары, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен туган якның әдәби сукмаклары буйлап уен-сәяхәтләр әзерләнде. 

26 августта 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта (ГЭС бистәсе, Ямашев бульвары, 4/14А) узачак «Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы үзәк вакыйга булачак. Балалар өчен «Туган Татарстаным» танып белү программасы, хәрәкәтчән татар халык уеннары, татар халык мәдәниятендә чәчәкләр символикасы турында «Чәчәк ат, Республикам минем!» дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәреләчәк, шулай ук шәһәр һәм аның танылган кешеләре турында басмалардан торган «Чаллының йөзе» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар өчен «Төрле кызыксынулар буенча матбугат!» дип исемләнгән яңа басмаларга күзәтү күргәзмәсе һәм һәркем үзенә ошаган китапны бушлай ала алырлык «Ал! Укы! Кара!» буккроссингы эшләячәк.  

Барлык чаралар бушлай, адреслар һәм вакыт белән тулырак расписание — афишада.

Поделиться: