«Россия картасындагы бер шәһәр – Яр Чаллы» мәгълүмат сәгате (18+)

20 августта, «Танып белү сишәмбесе» программасы кысаларында, 13 нче санлы китапханә, Чаллының 400 еллыгына багышланган чаралар циклын дәвам итте. Әлеге чара – Яр Чаллы шәһәре тарихының нәрсәдән башлануын искә төшерү һәм шәһәрне төзегән кешеләргә хөрмәт белдерү өчен бер сәбәп.

13 ф. 20.08.26 Информ час Город на карте Росси 4
13 ф. 20.08.2026 Информ. час Город на карте России – Наб. Челны 1
13 ф. 20.08.2026 Информ. час Город на карте России 5
13 ф. 20.08.2026 Информ. час Город на карте России 6
Чарада катнашучылар Чаллы починогы, XVIII һәм XIX гасырларда торак пунктның даны булган Россиядәге иң эре элеваторларның берсенең тарихы, Кама буендагы шәһәрнең үсешендә нинди вакыйга төп рольне уйнавы турында белде. Мәгълүмат сәгате барышында катнашучылар «Сез Чаллы турында нәрсә беләсез?» викторинасы сорауларына җавап бирде. Сораулар төрле: җиңел һәм катлаулы иде, әмма һәр сорауда шәһәр турында кызыклы мәгълүмат булды. Мәсәлән: «Ватан-ана» монументында ничә кеше йөзе сурәтләнгән? Яисә «Бөек Ватан сугышы вакытында «6 нчы Почта тартмасы» исеме астында нинди оешма эшчәнлек алып бара?» Шулай ук катнашучылар парларга бүленеп, до, ре, ми, фа, си ноталарына башланган Чаллы урамнары, проспектлары, скверлары исемнәрен язды. Бу биремне дә бик яхшы башкарып чыктылар. Шәһәр тарихы, Р. К. Беляев, Е.Н. Батенчук һәм башка шәһәр тарихына өлеш керткән кешеләр турында документаль фильмнардан өзекләр карау китапханәче сөйләгәннәрне тулыландырды.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: