«Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» кино күрсәтү (0+)

20 августта 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь укучылар өчен «Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» исеме астында кино күрсәтү оештырды.

(1)image-20-08-26-10-37-3
(3) image-20-08-26-10-48
(4)image-20-08-26-10-48-1
(5) image-20-08-26-(5)10-51-1
(2) 20260820_104154
Китапханәче балалар белән бергә Габдулла Тукай дөньясына гаҗәеп сәяхәткә юл тотты, анда бөек татар шагыйренең биографиясе һәм иҗаты белән танышты. Аның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләре балаларны туган як табигатенең матурлыгына игътибарлы булырга, үз гамәлләрең өчен җавап бирә, тапкырлык һәм зирәклеккә шатлана белергә өйрәтүче серле фантастик әкиятләр дөньясына алып кереп китте. Кино күрсәтүдә «Татармультфильм» студиясендә рус телендә төшерелгән «Су анасы», «Ялкау маэмай», «Эш беткәч, уйнарга ярый» мультфильмнары күрсәтелде. Яраткан геройларны экранда күрү һәм Тукай әсәрләренең никадәр зирәк һәм гыйбрәтле булуына тагын бер кат инану бик күңелле булды.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: