Җәйге уку залында Россиянең Дәүләт байрагы көнен билгеләп үттеләр (0+)

19 августта Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда «Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы эшләде, һәм бу көн Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көненә багышланды.

yVjY_lIlCClCIITbh0dPOHrrwIbYFOGWsWOF4LVdfurSYa9EjDHU-6nQW3OkMMV_rC9diGdwPsZzUi4EgCNjGqmL
WoKws0apM1Y7gInGLr9mkq9M1fVfHD9OsjSzXAeyo6_0X8gv9t2dnfxA8C58LFIO_iM6QKPlWIQzy3L30RhbOIXZ
Чара үзгә бер патриотик форматта узды һәм төрле яшьтәге кунакларны берләштерде: мәйданда бер үк вакытта берничә интерактив мәйданчык эшләде, анда һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Шуларның берсендә, «Россия байрагы астында» дигән патриотик сәгать барышында, китапханәче балаларны россия байрагы тарихы белән таныштырды, шуннан соң алар, үз тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен эшкә җигеп, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште һәм мәкальләр төзеде. Шунда ук катнашучылар бәйге программасында аклы-зәңгәрле-кызыллы табышмаклар чиште, «Байракны җый» һәм «Ак, зәңгәр, кызыл» дигән күңелле уеннарда катнашты, «Россия байрагы төсләре» эстафетасы исә йомгаклау өлеше булды.
Параллель рәвештә башка мәйданчыкта иң матур һәм күңелле шөгыль — «Акбур белән байрак ясыйбыз» чарасы үтте, анда балалар һәм өлкәннәр туган илләренә үз мәхәббәтләрен белдереп, асфальтта бик матур рәсемнәр ясады.
Өченче мәйданчык иҗатка багышланды: анда теләге булганнар өчен «Россия төсләре» дигән мастер-класс үтте, катнашучылар россия байрагы төсләрендә Россия символы булган ромашканы ясады. 
Очрашу «Журнал битләрендә дөнья» исеме астында матбугат басмаларына күзәтү ясау белән тәмамланды, анда кунаклар кызыклы мәкаләләр белән танышты. Шулай ук һәрвакыттагыча китаплар алмашырга һәм яңа яраткан әсәрләр табарга мөмкинлек тудыручы «Ал! Укы! Кара!» буккроссингы эшләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: