«Яраткан шәһәрнең 400 еллыгына китап десанты» акциясе ( 12+)

Елның төп бәйрәме — Яр Чаллының 400 еллыгы алдыннан 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре акция уздырды. 

13ф. 19.08.26 Акция Десант 5
13ф. 19.08.26 Акция Десант
13ф. 19.08.26 Акция Десант 4
13ф. 19.08.26 Акция Десант (2)
13ф. 19.08.26 Акция Десант
Акциянең төп максаты шәһәрдәшләрне автокаланың үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган басмалар белән таныштыру булды. Катнашучылар кызыксыну белән китапларны актарып, яраткан шәһәр тарихыннан яңа фактларны белде. Китапханәче Чаллы данын күтәргән кешеләр – сынчы И. Ханов, туган якны өйрәнүчеләр В. Ермаков һәм А. Дубровский һ.б.лар турында сөйләде. Чара «Яраткан шәһәр» дигән мини-викторина белән тәмамланды. Барлык теләге булганнар танылган якташлар һәм әһәмиятле вакыйгалар турында сорауларга җавап бирде, кече ватан турында үз белемнәрен сынап карады һәм тулыландырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: