Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Уңыш» республика китапханә проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү турында игълан итә

Бесплатно

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ел саен уздырылучы «Уңыш» республика китапханә проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Гаризалар 2026 елның 1 сентябреннән алып 30 сентябренә кадәр кабул ителә.
Тәкъдим ителүче проектның темасы: Россия халыклары бердәмлеге елы.
Бәйгегә тәмамланган проектлар гына кабул ителә. Искәрмә буларак нәтиҗәсе билгеле булган, тәмамланучы проектлар (алдан килешү буенча) кабул ителә ала. Бәйге түбәндәге категорияләр буенча үткәрелә: Үзәк, шәһәр, авыл, балалар һәм модель китапханәләр.
Бәйгедә муниципаль китапханәләр катнаша, һәрберсеннән саны 2 (ике)дән артмаган гаризалар кабул ителә.   
Гариза китапханә эше турында кыскача мәгълүматны, проект һәм презентация турында белешмәне үз эченә ала. Белешмәдә проектның эчтәлеген җентекләп ачып салырга һәм төгәл ирешелгән нәтиҗәне күрсәтергә кирәк. Презентациягә таләпләр: 10 – 15 кадрдан артмаска, барлык фотолар проектка кагылышлы һәм исеме куелган булырга тиеш.  
Барлык шартлар белән бәйгенең Нигезләмәсендә танышырга мөмкин.
Документлар фәнни-методик бүлек почтасына электрон рәвештә кабул ителә, алар район (шәһәр) китапханә системасы җитәкчелеге тарафыннан расланган булырга тиеш.  
Жюри  әгъзалары тарафыннан эшләрне бәяләү һәм Бәйгенең җиңүчеләре исемлеген ачыклау — агымдагы елның 31 октябреннән дә соңга калынмаячак. 
Игътибар! Сентябрь башында бәөгегә багышланган онлайн семинар оештырылачак. Барлык мәсьәләләрне караячакбыз һәм сезнең сорауларга җавап бирәчәкбез.
Белешмәләр өчен телефон – 8 (843) 292-54-17 – Ольга Ивановна Зуева.
Хөрмәт белән, ТР Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге. 
Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: