«Горурланам синең белән, туган ягым!» бәйрәм программасы (6+)

Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгын һәм беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, һәм шулай ук Татарстан Республикасы көне якынлашканда 17 август көнне 15 нче санлы китапханә Ишегалды бәйрәменә кушылды һәм 46 нчы комплекста яшәүчеләр һәм кунаклар өчен «Горурланам синең белән, туган ягым!» дигән бәйрәм программасы уздырды.

IMG_20260817_174739
IMG_20260817_173248
IMG_20260817_180213
IMG_20260817_180440
Бәйрәмгә килүчеләр туган шәһәрләре турында тарихи фактларны белде һәм Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен искә төшерде. Чараның өлкән катнашучылары кызыксыну белән «Туган як белгечләре», «Татарстан халыклары гореф-гадәтләре» һәм «Милли ризыклар» дигән туган якны өйрәнү викториналары сорауларына җавап бирде.  «КАМАЗ геройлары», «Шәһәребезнең күренекле урыннары» һәм «Бу урам ничек аталган?» викториналары исә танылган якташлар һәм Чаллының истәлекле урыннары турында искә төшерде. 
Балалар Татарстан халыкларының «Балыклар», «Җитез егет», «Васька-песи» һәм «Буяучы һәм буяулар» дигән хәрәкәтчән уеннарын уйнады. Шулай ук яшь катнашучылар, «Әкият геройлары» викторинасы сорауларына җавап биреп, татар фольклоры персонажлары белән танышты. «Оста машина йөртүчеләр уены программада катнашучыларга үзләрен «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы әгъзасы итеп тоярга мөмкинлек бирде.
Бәйрәм күңелле һәм танып белү рухында узды, катнашучыларны туган як турында яңа белемнәр белән баетты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: