«Туган шәһәрне яратып!» акциясе (6+)

10 августта Яр Чаллы Шәһәр көнен билгеләп үтә. 1930 елда бу көнне СССРның Үзәк башкарма комитеты карары белән Татар АССРның Яр Чаллы авылына шәһәр дәрәҗәсе бирелә. 16 нчы санлы китапханәдә әлеге вакыйга уңаеннан «Туган шәһәрне яратып!» дигән акция үтте.

20260811_162623
20260811_162812
20260811_175437
20260811_162654
Чарада катнашучылар «Яр Чаллы: кичә, бүген, иртәгә» дигән китап күргәзмәсе ярдәмендә туган як тарихы буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды. Шулай ук алар «Син үз шәһәреңне яхшы беләсеңме?» викторинасында катнашып, шәһәр турында үз белемнәрен сынап карады, анда алар Яр Чаллыга нигез салыну тарихы, танылган кешеләре һәм шәһәр тормышындагы төп вакыйгалар турында сорауларга җавап бирде. 
Көн дәвамында китапханәгә килүчеләр шәһәр, Каманың матурлыгы, «КАМАЗ» гигант заводының куәте турында шигырьләр белән танышты, теләге булганнар аларны укый, һәм шуның белән туган шәһәрләренә үз хисләрен белдерә алды.  Шигъри юллар гадәти шәһәр пейзажларына яңача күз салырга ярдәм итте. Ә өлкән буын укучылар шәһәрнең элек нинди булуын искә төшерде һәм җылы хатирәләре белән уртаклашты. Акция үз шәһәребезгә һәм аның тарихына мәхәббәт тирәли төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: