«Минем шәһәрем – Яр Чаллы» уен-викторина (6+)

7 августта, шәһәр көне якынлашканда, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Гренада паркында «Минем шәһәрем – Яр Чаллы» дигән уен-викторина узды. 

1785836083240 (1)
1785836083267
1785836083253
1785836083279
Очрашу барышында китапханәче кунакларны Чаллының бай үткәне һәм заманча бүгенгесе белән таныштырды. Катнашучылар шәһәр символлары – герб һәм байрагының мәгънәсе турында белде, шулай ук легендар автомобиль заводы «КамАЗ»ның тарихы белән танышты. Викторина чарага килүчеләрдә аеруча зур кызыксыну тудырды, анда алар күптөрле сорауларга җавап бирде: күренекле шәһәрдәшләрне искә төшерде, шәһәрнең истәлекле урыннары, шулай ук исемнәре белән Чаллы урамнары аталган язучылар һәм шагыйрьләр турындагы белемнәре белән уртаклашты. «Авторалли», «Туган якны өйрәнү лабиринты» уеннары программаның үзенчәлекле бер өлеше булды, анда балалар адымлап шәһәр табышмакларын чиште һәм туган шәһәргә мәхәббәт безнең һәрберебездә яшәвен күрсәтте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: